Ваш браузер устарел. Рекомендуем обновить его до последней версии.

№ 7973 ЯҢА ЕЛ СӘЯХӘТЕ

Опубликовано 27.05.2023

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Урманай авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе"

 

 

ЯҢА ЕЛ СӘЯХӘТЕ

 

 

 (Катнаш төркемдә яңа елга  багышланган бәйрәм иртәсе)

 

Ахмадишина Миляуша Азватовна

 

 

(Җиңел генә көй  яңгырый. Балалар, аяк очларында йөгереп кереп, чыршы тирәли тезеләләр.)

Алып баручы:Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.
Бар Җиһан акка төренгән
Җем-җем килеп кар көлә
Сафлык бөркеп, ак нур сибеп,
Җиргә Яңа ел килә.
Алып баручы:  Балалар, карагыз әле, бүген безнең бәйрәмебезгә нинди матур итеп киенеп, ясанып, бизәнеп ямь-яшел  чыршы килгән. Без яңа ел бәйрәмен яратабыз һәм чыршының безгә кунакка килүенә бик сөенәбез.  Чыршыбызга матур җырыбызны  һәм  шигырьләребезне   бүләк итәбез.

 Җыр: “Чыршы яшел тунын киеп”

 1. Чыршы яшел тунын киеп,

Чыгып басты уртага,

Киендердек-бизәндердек

Йолдыз куйдык очына.

2. Җырладык та, биедек тә

Без чыршы тирәсендә.

Ә аннары Кыш бабабыз.

Бүләк өләште безгә.

3. Күңелле чыршы бәйрәмен,

Көтеп алдык барыбыз

Киләсе елга килүен

Тагын көтеп алырбыз.

Алып баручы: Әйдәгез әле чыршыбызга багышлап, матур шигырьләребезне сөйләп күрсәтик.

Разалия: Күрегез бу чыршыны,

Чыршының да чып-чыны!

Нинди төз, матур, биек,

Тора түшәмгә тиеп.

Сати: Вот пришла, ребята, елка,

К нам на праздник в детский сад.

Огоньков, игрушек столько

Как красив её наряд.

Илһам: Күрдегезме чыршыны?

Матур итеп киенгән.

Безгә калын урманнан

Ул кунак булып килгән!

Амилия: Үсте чыршыбыз урманда

Шаулап торды ул анда

Җәен дә, кышын да зифа,

Яшел тора һаман да.

Мәрьям: Хәзер чыршыбыз бизәнгән,

Муенсалар да элгән.

Безгә шундый матур булып,

Бәйрәмгә диеп килгән.

Сати: Матур уенчыклары

Никтер янмый утлары?

Әй, чыршы, чыршы, чыршы!

Безнең күңелне күрче,

Утларыңны кабызчы.

Бергә: Ян, ян, чыршыкай,

Бул син - кояш, бул син – ай!

Алып баручы: Балалар,  чыршының утлары никтер кабынмый. Чыршы  янында бер биеп алыйк.  Бәлки биегәч кабыныр.

Бию: Новогодние игрушки.

Алып баручы: Җырладык та, биедек тә, шигырьләр дә сөйләдек, ләкин чыршыдагы утлар һаман да кабынмый. Нишләргә инде безгә хәзер. Әллә урман хуҗасы булган аюны чакырып карыйк микән? Ләкин ул кыш көне йоклый бит әле, әйдәгез аяклар белән тыпырдыйбыз да аны уятабыз.

Аю: У-у-у, монда кемнәр шаулашалар, мине йокымнан уяттылар.

Алып баручы:Аю дускай, гафу ит инде. Без яңа ел бәйрәменә җыелдык, безгә урманнан бик матур чыршы да кунакка килгән, ләкин аның утлары  югалган, син безгә булыша алмассыңмы? Син аларны күрмәдеңме?

Аю: Нинди утлар? Ә күрдем, күземне йомгач мин йолдызларны күрәм, алар бит һавада өстә.(өскә күрсәтә)

Алып баручы: Юк шул аюкай, безгә йолдызлар түгел, ә яңа ел утлары кирәк.

Аю: Юк аларны күрмәдем. Сез миннән әллә нәрсәләр сорап башымны катырмагыз әле. Йә ярар бәйрәм булгач бәйрәм булсын инде,  үземнең дусларым белән сезгә бию бүләк итәбез

Бию: “Аюлар”.

Аю: Минем йоклыйсым килә, яңа елны үзегез генә күңелле итеп үткәрегез инде, ә мин кайтып йоклыйм, сау булыгыз, балалар, сау булыгыз кунаклар.

(аю чыгып китә)

Алып баручы: Безгә аю да ярдәм итә алмады әле. Белдем, белдем, балалар, чыршының утларын Кыш бабай гына кабыза ала. Аның өчен безгә кыш бабай белән карсылуны  чакырырга кирәк.

Бергә: Кыш бабай! Карсылу!

(музыка уйный, залга моңсу гына Карсылу керә)

Карсылу: Исәнмесез, балалар һәм килгән кунаклар.

Алып баручы: Исәнме, Карсылу! Син нигә шундый моңсу? Кыш бабай кайда соң?

Карсылу: Бәйрәмгә бергә килербез, карт имән төбендә очрашырбыз дигән идек. Мин Кыш бабайны көттем,көттем, ә ул нишләптер килмәде!?

Алып баручы:Нишләргә инде? Ә син аны үзеңнең телефоныңдагы навигатордан эзләп кара, бәлки табарсың.

Карсылу: Әйе шул чыннан да, әзләп карыйм әле. (чыгып китә)

Серле музыка яңгырый Кыш бабай сөйли:

Исәнмесез, минем кадерле балаларым. Бәйрәмгә килергә бик ашыктым. Ләкин явыз Убырлы мине сихерләде, юлдан адаштырды. Мин Кытайга эләктем, аннары Америкада булдым. Хәзер мин Италиядә. Зинһар өчен, миңа юлны табарга ярдәм итегез! Кар, буран бөтен илләрне, шәһәрләрне кар белән каплады.

А.б: Шул Яңа ел җитә башласа, Убырлы килә дә чыга. Нишләргә икән инде? Кыш бабайга ничек ярдәм итәргә?

(Итальян музыкасы ишетелә. Залга уенчыклар тутырылган кара оек сөйрәп, пычранган кара киемле кыз керә.)

Бефания (маңгаендагы тирен сөртә): Уф! Арыдым! Төн буе мич торбалары эчендә очып йөрдем. Бер үземә күпме эш! Арыдым!

А.б: Кем син? Үзең шундый пычрак! Ничек бәйрәмгә шулай килә алдың?
Бефания: Минем исемем Бе-фа-ни-я!Мин бик еракта Италиядә яшим. Ел саен төнлә Италиядә балалар мич торбасын күзәтәләр. Чөнки Яңа ел төнендә мин шул торбадан балаларның өйләренә керәм. Һәм аларның башмакларына көтеп алган бүләкләрне куеп чыгып китәм. Менә шуңа мин пычрандым! Шундый арыдым! Бераз утырып торыйм әле. (ватык урындыкка утыра, егыла).
Бефания: Ой! Нәрсә бу? Ватык урындык! Яңа елга кадәр моны тәрәзәдән ыргытырга кирәк!

А.б: Нишлисең син, Бефания!? Тукта! (Бефанияне туктата).

Бефания: Сез белмисезмени? Яңа ел төнендә Италиядә бөтен иске, ватык әйберләрне балконнан ыргыталар. Мәсәлән: урындыкларны, кәстрүлләрне, савыт-сабаларны, кроватьларны. Алар артыннан хлопушкалар шартлаталар! Ура,- кычкыралар! Менә хәзер белдегезме инде, Италиядә ничек Яңа ел каршылаганны?

А.б: Белдек, Бефания.

Бефания: Биредә нинди матур балалар җыелган! Кызык, малайлар яки кызлар күбрәк микән? Хәзер белербез! Мин сезнең белән бер уен уйнап алам.

“Исәнмесез! уены"

Бефания: Мин сезгә  "Исәнмесез!" дип әйткәч барлык малайлар да " Салют!" дип өч тапкыр кул чабалар. Әйдәгез,  кабатлап карыйк. Исәнмесез! ( малайлар кычкыра һәм кул чаба). Афәрин! Кызлар гади генә  “Сәлам” дип  әйтерләр. Репетиция ясыйбыз. Исәнмесез! (Кызлар сәламли.) Афәрин! Залда балалар гына түгел, өлкәннәр дә бар икән. Хөрмәтле өлкәннәр, мин сезгә  “Исәнмесез” дигәч  сез миңа “Буонджорно” дип кул болгарсыз ул итальянча " Хәерле көн!" дигәнне аңлата. Кабатлап карыйк , Исәнмесез! (Сәламлиләр өлкәннәр.)

Афәрин! Хәзер барыбыз бергә исәнләшәбез, әмма һәркем үзенчә: малайлар  Салют!, кызлар  Сәлам, өлкәннәр "Буонджорно"... Исәнмесез! (Сәламлиләр барысы да бергә)

Бефания: Афәрин! Минемчә, залда малайлар да, кызлар да, олылар да күп.  Шуңа күрә бәйрәм бик күңелле булачак.  Миңа сезнең кайнар сәламнәрегез бик  ошады. Ләкин миңа китәргә  вакыт җитте. Балаларның башмакларына бүләкләр саласым бар. Яңа елга кадәр өлгерергә кирәк.

А.б: Беләсеңме, Бефания, безнең Кыш бабай Италиягә барып эләккән. Син аңа ярдәм итә алмассыңмы икән, Татарстанга кайтырга?

Бефания: Ярар, очраса мин аңа юлны күрсәтермен. Сау булыгыз!

(Итальян музыкасы яңгырый, Бефания чыгып китә)

Алып баручы: Ә  без бәйрәмебезне дәвам итеп,  матур җырларыбызны  җырлыйк.

Җыр: “Чыршыкай -  купшыкай”.

1.Урман кызы чыршыкайны

Көтеп ала барсы да.

Яңа елны дәшә бит ул,

Өй түренә баса да.

Кушымта:  Яңа елда кунак булып

Кил син безгә ,чыршыкай.

Яңа елда кунак булып

Кил син безгә ,купшыкай.

2.Ашыгабыз Яңа елга

Урман кызын бизәргә.

Әткәй- әнкәй ярдәм итә,

Уенчыклар эләргә.

Куш. шул ук.

3. Урман кызы чыршыкайның

Күлмәкләре яшелдән.

Кыш бабай да бүләкләрен

Чыршыкайга яшергән.

(Музыка яңгырый  убырлы керә)

Убырлы: Ха-ха-ха! Бәйрәм көтәсезме? Көтегез, көт! Кыш бабагыз килмәячәк. Мин Тылсымчы Убырлы сезнең Кыш бабагызны адаштырдым.

А.б: Убырлы без сине таныдык. Башта безнең белән исәнләшергә кирәк иде!

Убырлы: Исәнләшергә?! Ярар! Нәрсәсе бар инде аның! Сәлам сиңа чәнечкеле керпе-чыршы! Хэлло, әниләр – бәбиләр! Исәнмесез, балалар! Ой, нинди тычканнар!

А.б: Алар тычканнар түгел, ә бакчага  йөрүче балалар.

А.б: Убырлы, син нигә Кыш бабайны адаштырдың? Без аны кайчаннан бирле бәйрәмбезгә көтәбез.

Убырлы: Ул үзе беренче башлады! Мин Кыш бабай белән балаларга бүләкләр таратып йөрергә теләдем. Ә ул мине алмады! Ни өчен?! Кара әле миңа! Нинди борын! Нинди күзләр! Мондый матур фигура - миндә генә! Карсылудан бер генә ким җирем дә юк! Балалар әйтегез әле, шулай бит?

Балалар: Юк!

А.б: Әйдә әле сине сынап карыйк.Син безнең балалар кебек бии беләсеңме соң?

Убырлы:  Биеп карыйм әле. (Убырлы бии, бии белми).

 А.б: Юк инде бии белмисең, тагын нәрсәләр эшли беләсең соң син?

Убырлы (бармакларын бөкли): Җил белән куышлы уйный беләм, бөтен урманны яңгыратып сызгыра, тавышлана беләм. Балалар мине Карсылу итеп сайлагыз инде! Мин сезне себеркедә очарга өйрәтер идем! Менә шулай! (чыршы тирәли очып йөри).

А.б: Юк, Убырлы! Карсылуны алыштыра алмыйсың син! Бар, бар кит әле моннан! Ләкин Кыш бабайдан башка әйләнеп кайтма!

Убырлы: Ах, сез шулаймы әле? Ярар, әле сез үкенәчәксез! Кире уйласагыз да, соң булачак! (Убырлы сихерли)

Убырлы: Чорики-морики-бумс! Бер-ике-өч! Миндә сихер, миндә көч! (чыгып китә)

Алып баручы: Яңгырасын бию көе,

Биергә яратабыз.

Балачакның бу бәйрәмен

Күңелләрдә сакларбыз.

Бию:

(“Ямайка ” музыкасы яңгырый. Залга Җылы як Кыш бабае шорты, футболка, кара күзлек, ак парик, сакал, шапка киеп керә. Кулында круг, чемодан. Аның артыннан пляж креслосы, самолетка билет тотып Убырлы керә.)

А.б: Исәнме, Кыш бабай! Кайда синең таягың? Бүләкләр тутырылган капчыгың кайда? Итекләрсез салкын түгелме сиңа? Балалар сине Яңа ел бәйрәменә күптән көтәләр инде...

Кыш бабай: Яңа ел турындабернәрсә белмим! Миңа бернинди бүләк тә, бәйрәм дә кирәкми. Менә бу апа миңа Африкага билет бүләк итте. Ниһаять, кеше сыман ял итәрмен! (күзләрен йома, хыяллана). Африка! Пляж! Нинди романтика! Кояш кыздыра! Җиләк-җимешләр өлгергән! Диңгез!

А.б: Балалар, нишләргә инде? Кыш бабайның хәтерен ничек кире кайтарырга? Явыз Убырлыны ничек җиңәргә!

Сати: Что с тобою Дед Мороз?
Одолел тебя склероз?
Перепутал части света,
Перепутал зиму с летом,
Позабыл, что ты – Мороз?
Мәрьям: Встали дети утром рано
Смотрят в окна: во дворе
Апельсины и бананы
Созревают в декабре.

Гриша: Ух, как солнышко печет!
Только где же Новый год?
Снега нет, и елки нет,
Поскорей опомнись, Дед!

(Кыш бабайны уяталар).

Кыш бабай (уяна): Миңа чыршы да, кар да кирәкми! (Сәгатенә карый). О, соңга кала язганмын. Минем самолет 2 сәгатьтән соң Африкага очачак. Әле минем загардан крем да аласым бар! (Җылы як Кыш бабае  белән  Убырлы  чыгып китә).
А.б: Балалар, әйдәгез    әле  Кыш бабай турында җыр җырлыйк. Ул безнең шаян җырыбызны ишетер дә, безнең янга кайтыр.

Җыр: “Здравствуй, Дедушка Мороз (Борода и красный нос)

Хрустальные деревья цветут под Новый год,
Веселые метели, сплетаясь в хоровод,
Для Дедушки Мороза станцуют и споют
О том, как дети этот праздник ждут!

Здравствуй, Дедушка Мороз,
Борода и красный нос
Мы тебя так долго ждали, ждали, ждали
Добрый Дедушка Мороз
Мы тебя так долго ждали, ждали, ждали
Добрый Дедушка Мороз

И оживут игрушки на елках у ребят,
Захлопают хлопушки, встречая маскарад,
Стучится снова праздник в нарядные дома
И радуется зимушка-зима

Здравствуй, Дедушка Мороз,
Борода и красный нос
Мы тебя так долго ждали, ждали, ждали
Добрый Дедушка Мороз
Мы тебя так долго ждали, ждали, ждали

Добрый Дедушка Мороз

Январь придет под вечер на смену декабрю,
Последний день отмечу, конец календарю,
Пробьют часы двенадцать, гирлянды свет зажгут,
Снежинки вьюге хором подпоют

(Балалар утыра. Утлар сүнә. Тылсымлы музыка яңгырый. Кыш бабай  белән Карсылу керә, исәнләшәләр).

Кыш бабай: Исәнмесез, кадерле дусларым! Исәнмесез, кадерле балалар! Яңа ел белән сезне! Менә мин яңадан сезнең янда. Мин сезгә яңа бәхетләр, яңа уңышлар алып килдем! Бигрәк зур үскәнсез, дип ишеттем. Һөнәрләрегезне дә күрәсем килә.

Карсылу: Яңа еллар килсен бәхет алып,

Яңа еллар килсен елмаеп.

Күңелләрдә шатлык булсын

Яшәмәгез дуслар моңаеп.

Сезне Яңа ел белән котлыйм.

Кыш бабай: Мин бик күп илләрдә булдым. Явыз Убырлы мине адаштырды. Ниһаять мин, Татарстанда. Безнең Туган якта гына кышлар шундый матур икән!

Кыш бабай: Балалар, сезнең чыршыгыз да бигрәк матур, уенчыклары да бик күп.Ә никтер утлары янмый. Ягез әле утларын кабызыйк. Минем арттан кабатлагыз:

Бергә: Ян, ян, чыршыкай,

Бул син, кояш, бул син ай! (Чыршының утлары кабына).

Карсылу: Әйдә , бабакай.Балалар өстенә дә энҗе кар бөртекләре сибик әле.

Бию: “Кар бөртекләре”

А.б: Кыш бабай, балалар син килүгә дип матур шигырьләр дә өйрәнделәр.

Кыш бабай: Әйдәгез, шигырьләрегезне сөйләп күрсәтегез әле.

Амилия: Яңа елны без көтәбез,

Иң матур бәйрәм, диеп,

Шигырьләр, җырлар өйрәнеп,

Матур киемнәр киеп.

Разалия:  Әй  Кыш бабай, Кыш бабай.

Безнең  сөйгән кунак син.

Ямьле  үтсен кичәбез.

Безне көлдер,уйнат син.

Сабина: Әй Кыш бабай, Кыш бабай 

Хуш киләсең уз бире,

Шатланышып  җыр белән

Каршылыйбыз без сине.

Җыр: ЯҢА ЕЛ
Л. Батыр-Болгари музыкасы,  Р. Вәлиева сүзләре
Җем-җем көмеш тун кигән,
Яңа-яңа ел килгән,
Яшел чыршылар белән,
Яңа җырчылар белән.
Кушымта:
Яңа ел, Яңа ел -
Безгә зур кунак килгән.
Кыш бабай һәм Кар кызы
Күп бүләкләр китергән.

Дуслар белән җыелдык,
Бергә шундый күп булдык,
Әйлән-бәйлән уйнарга
Кулны-кулга тотындык.

Мәрьям: Тәгәрәтеп ак карны,

Ясадык кар бабайны.

Куйдык кишердән борын,

Ясадык ике кулын.

Күзләре – кара күмер.

Дидек: “Син урам себер!”

Зур себерке тоттырдык,

Көлешеп карап тордык.

Илһам: Йолдызлар төшеп кушылган

Чыршыдагы утларга.

Кыш бабай белән Кар кызы

Килгән безне котларга.

Раян: Иске ел да үтеп бара,

Көтә безне Яңа ел.

Рәхмәт сиңа Кыш бабай,

Котлы булсын, Яңа ел!

Газинур: Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай,

Сагынып килеп җиттең,

Яңа ел бүләк иттең.

Гриша: Новогодний дед Мороз,

Нам подарки всем принес.

Расскажу ему стишок,

Пусть подарит весь мешок.

Сати: Новый год встречать пора,
Дружно крикнем мы: «Ура!».
Кто подарки нам принес?
Ну конечно, Дед Мороз.
Будем прыгать мы у елки,
Не страшны ее иголки,
Станем дружно в хоровод:
Здравствуй, здравствуй, Новый год!

Бию: “Новый год”

А.б: Кыш бабай, үзең нәрсәләр өйрәнеп килдең соң, безнең янга?

Кыш бабай: Бию өйрәнеп килдем.

Бию: Кыш бабай белән  Карсылу биюе

А.б: Кыш бабай, безнең балаларның синең белән уйныйсы  да килә.

Кыш бабай: Әйдәгез  уйныйбыз.

Уен: “Тылсымлы бияләй”.

Кыш бабай: Музыка башлангач мин бияләемне  сезгә җибәрәм, музыка туктагач бияләй кемдә кала, шуңа җәза  бирәбез.(музыка куела)

Кыш бабай: Ой, әйбәт балалар. булдырдыгыз!

Алып баручы: Киләсе 2020 ел Күсе елы  килә, безнең Яңа елыбыз һаман күренми бит.

Кыш бабай: Күсебезнең  юлда тәпиләре өшеп, доктор Айболитка кертеп калдырган идек. Ул аны дәвалагандыр инде. (Телефоннан шалтырата)

Кыш бабай: Алло, күсе дускай аягын төзәлдеме инде, әле килеп җитәсеңме?

Йә  ярый без сине көтәбез.(музыка яңгырый, күсе керә)

Күсе: “Исәнмесез” дип хәбәр бирәм,

Яңа елга керәбез!

Шаярабыз да көләбез

Менә шуңа күрә без.

Үтеп китте Дуңгыз елы-

Менә бүген инде без

Керәбез Күсе елына!

Әйдә рәхим итегез!

Елмаегыз да көлегез,

Җырлагыз да биегез!

Котлы булсын Күсе елы,

Күңел ачып йөрегез!

Алып баручы: Әйдә, Яңа ел, рәхим ит, түрдән уз.

Әллә ниләр вәгъдә итеп,

Серле Яңа ел килә.

Әйтерсең лә, җир йөзенә

Күктән зур бәхет иңә.

Бәрәкәтле кил, Яңа ел,

Уз, әйдә, түргә таба.

Сагынып сөйләрдәй булсын

Сине киләчәк заман.

Кыш бабай: Бәрәкәтле булсын Яңа ел. Балалар, сез шундый матур биисез, җырлыйсыз, шигырьләр сөйлисез, ләкин безгә китәргә вакыт, урманга барып, агачларны көмешкә күмәсем бар. Сау булыгыз, дуслар.

Карсылу: Кыш бабай, бүләкләреңне оныттың бит!

Кыш бабай: Әй, тишек баш! Оныттым шул! Бүләкләрне мин сандыкка салып, чанада алып килдем. (Сандыкны алып чыга)

Карсылу (сандыкны ача): (анда мишуралар)

Бабай, монда бернәрсә дә юк. Син бүләкләреңне сандыкка салырга оныткансың ахрысы.

Кыш бабай: Бүләкләрне онытмадым, кызым. Бүләкләр качканнардыр алар. Балалар бер биеп күрсәтсәләр, бәлки бүләкләр табылыр.

Бию:

А.б: Бүләкләр чыршы төбенә качканнар, Кыш бабай!

Кыш бабай: Менә сезгә бүләкләр

Рәхим итеп алыгыз.

Яңа елның күчтәнәчен

Өйгә алып кайтыгыз.

(Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр тарата).

Кыш бабай: Бик күңелле булды. Башка җирләрдә дә безне көтәләр. Яңа еллар имин булсын!

Кыш бабай: Сау булыгыз, якын дуслар!

Киләсе елга кадәр, балалар!

Карсылу: Яңа ел котлы булсын,

Дөньялар тыныч булсын.

Һәр бала булсын тырыш,

Күңелле үтсен тормыш.

Балалар: Сау булыгыз, Кыш бабай, Карсылу (Кыш бабай белән Карсылу  чыгып китә).

А.б. Без сезнең белән бәйрәмебезне дәвам итеп төрле кызыклы уеннар уйнарбыз. Әйдәгез, минем белән “Чыршы” уены уйнарга басыгыз, бергәләп уйнап алыйк.

Уен “Чыршы”

А.б. Хәзер мин сезгә чыршыга эленә һәм эленми торган әйберләрне атыйм., ә сез барыгыз бергә “әйе” яисә “юк” дип җавап бирерсез. Шулай итеп башладык.

Төрле төстәге шарлар?

Мендәрләр, одеяллар?

Мармелад, шоколадлар?

Күпсанлы урындыклар?

Ә йомшак уенчыклар?

Дәфтәрләр һәм китаплар?

Кызыл – сары утлар?

Әкияттәге җеннәр?

Матур – матур чылбырлар?

Серпантин, мишуралар?

Сумкадагы папкалар?

Туфли һәм кроссовкилар?

Чәнечке, пычак, калак?

Көзге һәм агач тарак?

Тәмле – тәмле конфетлар?

Кыздырылган котлетлар?

Ә малайлар һәм кызлар?

Һавадагы йолдызлар?

А.Б:Булдырдыгыз, афәрин! Алдагы уеныбыз “Кем җитез” дип атала.

Уен: “Кем җитез?”

А.б.: Мин үземнен янга бер малай һәм бер кызны чакырам. Идәндә кар йомарламнары һәм кар бөртекләре. Музыка башлануга малай кеше кар йомарламы җыя, ә кыз кар бөртеген. Кем алданрак җыеп бетерә. Шул җиңүче була.

Уен: “Бияләй”

Алып баручы катнашучының күзләрен бәйли, кулына йон бияләй кидертә. Ул кулына тоттырылган әйбернең бияләй аша тотып карап нәрсә икәнлеген аңларга тиеш.Әгәр белә алса, шул нәрсә аңа бүләккә була.

Уен:“Кем өлгер?”

Уенда ике кеше катнаша, аларның араларына урындык куялар,урындык өстендә берәр әйбер (мәсәлән, шоколад). Алып баручы рөхсәт биргәннән соң кем беренче кулын шул әйбер өстенә куя, шул җиңә.

Уен: “Кем артык?”

Идәнгә 6 кар бөртеген түгәрәк буенча тезеп куялар. 7 катнашучы алар тирәли музыкага әйләнеп йөри. Җыр туктауга, катнашучылар үзләренә бер кар бөртеге ала, кемгә җитми кала, ул уеннан чыгарыла. Әлеге конкурс бер генә катнашучы калганчы дәвам итә.

Алып баручы: Әй Яңа ел. Яңа ел.

Яңа туган бала ел.

Син шаян, син шук әле.

Гөнаһларың юк әле.

Ай үсәсен көн үсеп.

Туктамыйча гел үсеп.

Күп гамәлләр кылырсың,

Баһадир ир булырсың.

Өйсезләрне өйле ит.

Көйсезләрне көйле ит.

Җылы, йомшак кул белән

Үксезләрнең яшен сөрт.

Буең белән түгел син.

Эшең белән олы бул.

Һәр кешенең гел көткән

Иң бәхетле елы бул.

Җыр: “Яңа ел”

1.Кар-бураннар ера-ера,                                                                                                                   Елмая көлә.                                                                                                                            Таудай шатлыклары белэн   

Яна ел килэ.

Яна ел белэн, туганнар,

Яна ел белэн, дуслар,

Яна ел белэн, куршелэр,

Яна ел белэн.

 

2.Яна елда яна жырым

Янгырасын эле.

Кунеллэрнен шатлыклардан

Молдрэмэм эле.

 

Яна ел белэн, туганнар,

Яна ел белэн, дуслар,

Яна ел белэн, куршелэр,

Яна ел белэн.

 

3.Яна елнын кар чэчэклэр

Тирбэлеп оча,

Яна елнын назлы жиле

Иннэрдэн коча.

4.Яна елнын ак карлары

Доньяга тулган,

Ак бэхетлэр ак бәс булып,

Талларга кунган.

 

Алып баручы: Бәйрәмебез ахырына якынлаша.

Яңа елның яңа туган таңы

Һәммәбезгә бәхет китерсен.

Иске елда калсын борчу-сагыш

Күз яшьләре булса, киптерсен.

Килер күгем һәрчак аяз булсын,

Ай йолдызлар күктә сүнмәсен.

Бергә-бергә дөрләп яшик дуслар.

Өмет утыбыз сүрелмәсен.

Яңа елның һәрбер сәгать-көне
Ап-ак кардай якты, ак булсын.