Ваш браузер устарел. Рекомендуем обновить его до последней версии.

№ 7656 Тема: «Кошлар – безнең дусларыбыз»

Опубликовано 06.01.2023

Тема: «Кошлар – безнең дусларыбыз»

(мәктәпкә әзерлек төркемендә  ачык белем бирү эшчәнлеге)

 

 

                                                    Төзеде: Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль

                                                           районы муниципаль бюджет гомуми

                                                                    белем бирү учреждениесе "Урманай авылы

                                                         гомуми урта белем бирү мәктәбе"нең

                                                         мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме

                                                                          тәрбиячесе Ахмадишина Миләүшә Әҗвәт кызы

Максат.: кошлар турындагы белемнәрен ныгыту.

Белем бирү бурычы:балаларның күчмә кошлар һәм кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен системалаштыру һәм активлаштыру; кошларның төрлелеге турындагы күзаллауларын формалаштыру.

Үстерү бурычы: балаларның сөйләм телен үстерү; логик фикерләүләрен, аралашу һәм танып – белү эшчәнлеген үстерү.

Тәрбия бурычы:кошларга сак караш һәм кайгыртучанлык хисе тәрбияләү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәсе: социаль аралашу, иҗади сәнгать, музыка, физик үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар:уен,сорауларга җавап бирү, нәфис сүз, табышмак әйтү, күргәзмә материаллар куллану, мактау, практик эш, техник чаралар куллану,  сөенеч мизгеле, фонограмма, бәяләү.

Җиһазлау:  проектор, экран,  ноутбук, кошлар турында слайдлар,   кышлаучы, күчмә кошлар рәсемнәре, кош тавышлары.

Сүзлек өстендә эш: томшык, баш,  гәүдә,түш,канат, тәпи.

 

Эшчәнлек төзелеше:

  1. Эмоциональ халәт тудыру, кереш мизгеле.
  2. Кош тавышларын тыңлау, кошлар турында әңгәмә.
  3. Табышмак әйтү, кышлаучы кошлар турында әңгәмә үткәрү.
  4. Уен: Кошлар ашханәсе.
  5.  Карлосон белән танышу.
  6. Кошларның төзелеше, табигатькә файдасы турында сөйләшү.
  7. Ял минуты.
  8. Күчмә кошлар турында әңгәмә.
  9. Уен:  “Кайсысы артык?”

10.Аппликация: “Кошлар җимлектә”.

11.Йомгаклау.

 

 

Эшчәнлек барышы.

Әкрен генә кошлар тавышы язмасы яңгырый, интерактив тактада кышлаучы һәм күчмә кошлар рәсемнәре урнашкан.

-        Хәерле көн, балалар, хөрмәтле кунаклар. Мин Миләүшә Әҗвәтовна булам. Балалар, әйдәгез әле бер – беребезгә карап елмаеп, үзебезнең күңел җылыбызны бүләк итик. Менә ничек рәхәт булып китте.

-        Без бүген сезнең белән табигатькә сәяхәткә чыгарбыз. Ә хәзер күзләрегезне йомыгыз һәм игътибар белән тыңлагыз. Сез нинди тавышлар ишеттегез? (кошлар тавышы)

-        Дөрес, балалар. Бүген без кошлар турында сөйләшербез. Шундый сорауга җавап бирегез әле: сез нинди кошларны беләсез? (Балаларның җаваплары) Кошларны нинди төркемнәргә бүләбез? (Күчмә һәм кышлаучы)

-        Ә сез нинди кышлаучы кошларны беләсез? 

-        Хәзер мин сезгә кышлаучы кошлар турында табышмаклар әйтәм, ә сез миңа җавапларын әйтерсез. (табышмак тексты һәм рәсемнәре экранда)

1.Гөлдер—гөлдер, гөлдергү,

Кызыл тәпи кемдер бу? (Күгәрчен)

2. Җәй тукылдый бу чүкеч,

Кыш тукылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)

3. Яшькелт-сары төсле ул,

Бер кечкенә кошчык ул. (Песнәк)

4. Иртә таңнан кичкә чаклы

Чык – чырык та, чык-чырык (Чыпчык)

5. Ак-карадан киенгән,

Бер минут та тик тормый. (Саескан)

-        Бик яхшы. Сез дөрес әйттегез. Бер сүз белән бу кошларны ничек атыйбыз. ( кышлаучы кошлар). Без кошларны яратабыз, саклыйбыз, алар турында кайгыртабыз. Балалар, кайсыгыз сөйләп бирә, ничек итеп без кошларга булышабыз?

-        Кошларга җим сибәбез.

-        Кош оялары ясап куябыз.

-        Кыш көне кошларга җимлекләр ясап куярга кирәк.   (җимлекне күрсәтү)         

-         Балалар  кошлар нинди азык яраталар? (төрле ярмалар, конбагыш, ипи, төрле яшелчәләрнең орлыклары, балан, миләш)

-        Балалар, әйдәгез хәзер бераз ял итеп, уйнап алыйк.

Уен: Кошлар ашханәсе .

-        Уеныбыз “Кошлар ашханәсе” дип атала. Сез кошлар буласыз, үзегезгә охшаган кошны сайлап алыгыз ( балалар кош рәсемнәрен сайлап алалар) . Ә менә монда җимлек, ләкин сез барыгызда йогереп килмисез. Мин сезгә шигырь укыйм, сез үзегез сайлаган кошны ишеткәч кенә  җимлек янына очып киләсез.

-        Җимлек ясап бирде миңа

Абыем Сәлим

Шунда хәзер кошлар өчен

Җимнәр сибәм мин

Бире килә күгәрчен

Песнәк һәм чыпчык,

Тукран һәм саескан

Җыелалар бер-бер артлы

Бик куанышып.

-        Афәрин, балалар. Булдырдыгыз.

-        Мин сезгә әйтергә онытканмын икән, карагыз әле безгә кунакка мультфильм герое килгән. (интерактив тактада Карлосон рәсеме) Кем әле бу, кайсыгыз әйтә)

-        Дөрес, балалар бу Карлосон. Карлосон да үзен кош дип уйлый. Ул дөрес уйлыймы? (юк)

-        Әйдәгез әле чагыштырыйк ошаганмы ул кошка, әллә юкмы? Хәзер мин сезгә сораулар бирәм, ә сез җавап бирерсез.(слайд кош һәм Карлосон янәшә)

-        Карлосонның каурыйлары бармы? (Балалар җавап бирә ... )

-        Томшыгы бармы?

-        Ә канатлары ?

-         Балалар , ә Карлосонны барыннан да күбрәк нәрсә  ярата (варенье, кайнатма).

-        Ә кошлар варенье  яратамы? (юк) Ә кошлар нәрсә яраталар? (бөртек, орлык, ипи валчыклары, җиләк – җимеш)

-        Әйдәгез әле, кош нинди өлешләрдән тора, шуны кабатлыйк.

-        Томшык,  баш, гәүдә,түш,канат, тәпи.

-        Без кошлар турында нинди кагыйдәләрне белергә тиеш соң ?

-        1. Кошлар-безнең дуслар!

-        2. Кошлар өчен җимлекләр, оялар эл!

-        3. Кошларны куркытма, рәнҗетмә!

-        4. Кош оялары янында кычкырма, шаулама!

-        5. Кош оясын туздырма!

-        6. Йомыркаларны, кошчыкларны кулыңа алма!

-        Шушы кагыйдәләрне онытмагыз.

Ял итү минуты.

Әйдәгез ял итеп алабыз.

Кошлар булып очабыз, (Балалар кулларын як-якка җәеп “очалар”,

Аннан җиргә кунабыз, (Чүгәлиләр)

Бераз ял итәбез дә

Тагын очып китәбез. (Кулларын як-якка куеп “очалар”.)

-        Кышлаучы кошлар турында сөйләштек, ә хәзер күчмә ягъни җылы якларга китүче кошлар турында сөйләшербез. Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын әйтегез

  1. Бер кошым бар: тынмый,

Агачта оя кормый.

Өе – җирдә.

Җыры күктә. (Тургай) (слайдта тургай рәсеме)

  1. Күктә оча, суда йөзә,

Муены озын, горур кош.

Кара да була ул, ак та

Исеме аның ( Аккош.)(слайдта аккош рәсеме)

  1. Агач башында йорты,

Эчендә яши – җырчы. (Сыерчык)(слайдта сыерчык рәсеме)

  1. Кулы юк-балчык ташый.

Балтасы юк-оя ясый. (Карлыгач.)(слайдта карлыгач рәсеме)

-        Әйдәгез бергә кабатлыйбыз: тургай, аккош, сыерчык, карлыгач – күчмә кошлар.

-        Алар салкыннар башлануга җылы якка китәләр. Ә хәзер уен уйнап алабыз.

Уен: Кайсысы артык.

-        (Тактада кош рәсемнәре)

-        Сезнең алдыгызда 4 кош рәсеме, бу кошлар арасында кайсысы артык һәм ни өчен икәнен әйтергә кирәк. Кайсыгыз әйтә һәм күрсәтә ала?

  1.  Чыпчык, аккош, күгәрчен,  песнәк.
  2. Чыпчык, тукран, карлыгач, саескан.
  3. Сыерчык, карлыгач, кара карга, чыпчык.

-        Булдырдыгыз, балалар, афәрин.

 Аппликация: Кошлар җимлектә.

-        Кыш көне кошларга без ничек ярдәм итә алабыз.(җимлекләр ясыйбыз, ашарларына салабыз)

-        Хәзер без дә сезнен белән кошларны сыйларбыз. Мин сезгә агачка эленгән җимлекләр таратам. Иң беренче сез үзегезгә ошаган кошны сайлап алыгыз. Җимлеккә клей сөртәбез, һәм ярма сибәбез. Шуннан сон үзегезнең кошны ябыштырып куярсыз.

-        Бик яхшы, без кошларга ярдәм иттек.

Йомгаклау.

-        Без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?(кошлар)

-        Кошлар нинди ике төргә бүленә?(кышлаучы, күчмә)

-        Кошларга ничек ярдәм итәбез? (җимлекләр ясап эләбез, ярмалар бирәбез)

-        Хөрмәтле балалар, миңа сезнең белән эшләү бик ошады, рәхмәт сезгә.

Кошлар турында алган белемнәрегезне онытмагыз.